Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эх, бала, бала

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 935 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 584е – шәһәрдә, 351е – районнан булган. 353 кешене госпитализацияләгәннәр: 272се – шәһәрдән, 81е – районнан.

Маяковский урамындагы йортның икенче катыннан егылып төшкән егетнең баш мие җәрәхәтләнгән, умыртка баганасының бил өлеше сынган. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.

Васильевода 2 яшьлек малай аш серкәсе эчеп, авыз эче һәм үңәченә химик пешү алган. Баланы башта үзебезнең районныкына, аннан Казанга – Республика балалар хастаханәсенә алып киткәннәр.

Столичная урамында 36 яшьлек ирне бертуганы кыйнап, битен җәрәхәтләгән. Медиклар зыян күрүчене алып килеп, травматологиягә тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев