Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эх, әнидән курыкмасам...

Саулармысез, хөрмәтле редакция кызлары!

Минем күршем М. апа инде олы яшьтә булса да сезнең газетагызны алдыра. Нәрсә укыйсың соң син анда, дигәч, мә син дә укып кара, дип, берничә «Яшел Үзән»не миңа да кертеп бирде. Без бит инде эш кешеләре, укып утырырга вакыт бармы?

Шулай да, бер көнне эшкә чыгып китәр алдыннан чәй эчкәндә каршыма салдым да, күз йөртеп чыгарга булдым. Чынлап та кызыклы икән! Бөтен нәрсә бар, уртасында район гына түгел, респуб­лика хәбәрләре дә язылган. Шулай итеп, кызыксынып китеп, күрше апа биргән газеталарның барысын да карап чыктым. Менә компьютер артына утырып, үземнең башымнан узганнарны да язарга булдым әле. Бәлки бас­тырып та куярсыз...

Халык әйтмешли, бер кешенең дә сандыгы буш түгел, һәркемнең язмышына нинди дә булса сынау язылган. Ә мин андый вакыйганы бөтенләй әле яшь кыз вакытымда кичердем. Һәм ул җимерелгән мәхәббәт белән бәйле. Хәзер мин гел, әгәр дә 15 ел элек балалык беркатлыгы белән әниемнең кулында марионетка булмасам, бүгенге тормышым нинди булыр иде икән дип уйлыйм.

Хәл мин унынчы сыйныфта укыганда килеп чыкты. Әни гел эштә, ә әтинең гомумән миндә гаме булмады, әни сүзеннән чыкмый да иде ул минем.

Ул яшьтә барлык кызлар башыннан уза торган хисләр мине дә читләп узмады. Үлеп гашыйк булдым. Исемен Аяз дип язам, әмма чынлыкта башкача булуын аңлыйсыздыр. Күптән түгел генә мәктәп бетергән һәм «текә» генә югары уку йортына керергә әзерләнә иде.
Без беренче тапкыр иптәш кызым оештырган кичәдә очраштык. Аның әти-әнисе ял көннәренә бакчаларына киткән иде һәм ул мине үзләренә чакырды. Аулактан файдаланып, безне җыйды. Азалия инде күптән бер егет белән очраша, ә аның дуслары күп иде. Азалия мине чакырды, ә егете Аязны.
 

Без күрешкәч үк бер-беребезне ошаттык һәм беренче очрашу соңгысы булмады. Икәү паркларда йөрдек, кинога, дискотекага бардык, велосипедта йөрдек. Алдагы гашыйк булу яратуга әйләнде.

Аяз гел: «Без һичшиксез өйләнешәчәкбез. Мин институтны тәмамлыйм, син мәктәпне һәм без бер гаилә булып яшәячәкбез», дия иде.

Тора-бара без әни белән әти эштә булганда бездә, кай вакытта аларда аулакта очраша башладык, ә кайчакта Азалия бер-ике сәгатькә үзләренә кертә иде. Без мәхәббәт хисләре диңгезендә йөздек!

Шулай ярты еллап узды. Апрельдә йөккә узуымны белдем һәм бу турыда Аязга әйттем. Ул борчылмаска, тәгаен белү өчен тикшеренү узарга кушты. Әгәр дә чынлап та бала була икән, өйләнешү турында сөйләшербез, диде.


Минем котым очты. Чөнки мин бит әле балигъ булмаган һәм минем өчен бөтен нәрсәне әни генә хәл итә. Унсигезе тулмаган кыз белән андый бәйләнешкә кергән өчен Аязга җитди җаваплылык тотарга туры киләчәге дә нык борчуга салды.
Минем йөклелек расланды. Нишләргә. Аны бит гел яшереп булмаячак һәм бу хакта әнигә сөйләргә кирәк иде. Шулай иттем дә. Аяз янымда торды. Шул вакытта әнинең миңа ниләр әйткәнен ишетсәгез иде! Нинди генә сүзләр белән атамады! Әлбәттә ул мине фәхишәләр белән тиңләде. Аяз аны тынычландырырга тырышты, мине яратуы һәм өйләнүе турында әйтте. Әмма бу хакта әнинең ишетәсе дә килмәде.

«Син бүгеннән минем кыздан ерак йөриячәксең! Ә син абортка барасың!» – дип кычкырды ул безгә. Коточкыч!

Минем аборт ясатасым килмәде, Аяз һәм туачак балам белән бергә яшисем килде.
өйдән чыгып китүдән башка чарам калмады. Аязның әти-әнисе мине яхшы каршы алды. Әмма, әби белән бабай булачакларына бик шатландылар, дип әйтә алмыйм.
Әни тынычлана алмады. Минем кайда яшәгәнемне белеп, килде һәм: «Әгәр дә өйгә кайтмасаң, яшүсмерне аздырганы өчен Аяз өстеннән судка бирәм», – диде. Бу давылны бастыру өчен өйгә кайт­мый булмады. Тора-бара тынычланыр дип өметләндем. Әти-әниемнең миңа каршы булуларына бик йөрәгем әрнеде. Көне-төне еладым. Әлеге нервылардан корсагым төште.

Әни моңа бик тә сөенде.
Аяз зур шәһәрдә югары уку йортына керде һәм шунда китте. Башта ул миңа шалтыратты, тора-бара аралашуыбыз кимеде һәм бөтенләй дә туктады.
Мәктәпне тәмамладым. Өч елдан соң Булат белән таныштым. Өйләнештек. Әмма...

 

Язманың дәвамын 30июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев