Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эштән азат ителгәндә пенсияне яңадан исәпләү сроклары кыскартылачак

Кайбер пенсионерлар лаеклы ялга чык­кач та үзләрен матди яктан тәэмин итә алмагач эшләвен дәвам итә.

Эштән киткәч аларга пенсияләрен яңадан исәп­ләүне озак көтәргә туры килә.
Ә менә агымдагы елның июль аеннан бу өлкәдә үзгәрешләр көтелә.


Закон чыгаручылар исәпләү срокларын кыскартырга тәкъдим итә. Әлегә ул өч ай, әмма пенсионер счетына күчерү белән бергә ул дүрт ай тәшкил итә. Ә инде 1 июльдән башлап бөтен исәпләүләр белән бергә ул ике айдан да артык булырга тиеш түгел.
Пенсиянең дөрес исәпләнүен пенсионер Россия социаль фондына гариза биреп һәм шуннан соң исәп-хисабы күчермәсен алып тикшерә ала.
Шулай ук пенсионерларның аерым категорияләре пенсиягә өстәмә түләүләр ала ала, әгәр, әлбәттә, моның өчен нигез булса. Әйтик, аның тәрбиясенә алынучысы (иждивинец) булганда. Бу уңайдан пенсионерга турыдан-туры социаль фондка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң өстәмә түләү билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев