Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эшегезне югалтсагыз, укырга теләсәгез, шалтыратыгыз!

Һәр кеше өчен эш югалту – һәрвакыт стресс ул. Ә инде сиңа 50 яшь яки кулыңда кечкенә балалар булганда, яңа вакансияләр эзләү чын сынауга әверелә.

Бу очракта хезмәт базарында кирәкле яңа һөнәр яки белгечлек алу ихтыяҗы туа, әмма аны түләүле нигездә бөтен кеше дә булдыра алмый. Бушлай яңа һөнәр алу яки квалификация арттыру мөмкинлеге «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты ярдәмендә бирелә.
Яшел Үзәндә әлеге программадан файдалану буенча реаль очраклар булдымы, дигән сорау белән без ЯҮМРның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Светлана Гататдиновага мөрәҗәгать иттек:

– Бу проект буенча без 2021 елдан бирле эшлибез. Узган ел безгә азык-төлек сәнәгате өл кәсендә зур оешма да хезмәтне саклау буенча белгеч булып эшләгән Андрей Ф. мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта хезмәтне саклау буенча белгеч үз эшчәнлеген һөнәри стандартларга туры китереп алып барырга тиеш, анда бу вазифага мәҗбүри таләп бар, өстәвенә, даими рәвештә һөнәри әзерлек үтәргә кирәк.

Узган ел Андрейның «Техно сфера куркынычсызлыгы» юнәлеше буенча яңадан һөнәри әзерлек узу зарурлыгы туды. Нәкъ менә шул чорда без «Демография» илкүләм проекты кысаларында бушлай белем бирүне гамәлгә ашыру турында мәгълүмати компания уздырдык. Бу хакта ишеткәч, Андрей мәшгульлек үзәгенә һәм «Работа в России» порталына гариза белән мөрәҗәгать итте.

Бәхетенә аңа үзе теләгән программа буенча сайлау мөмкинлеге булды. Уку барышында Андрей, чыннан да, теләгән юнәлеше буенча үзе өчен бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алды. Укуын тәмамлагач аңа «Техносфера куркынычсызлыгы» программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек алуы турында диплом бирелде. Нәтиҗәдә, Андрей үз эш урынын саклап калды һәм, хәтта, хезмәт хакы да артты, – дип аңлатты Светлана Владимировна.
Хөрмәтле укучыларыбыз, 2022 елда әлеге проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Укуларны түбәндәге категория гражданнары узарга мөмкин:
а) 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк яки пенсия алды яшендәгеләр;
б) 3 яшькә хәтле бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар;
в) хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 0 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар;
г) 35 яшькә кадәрге, аерым категорияләргә караган яшьләр:

  • чакырылыш буенча хәрби хезмәт тәмамланганнан соң 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар;
  • урта һөнәри яки югары белеме булмаган һәм урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча белем алмаган гражданнар;
  • белем һәм (яки) квалификация турында документ бирү датасыннан алып 4 ай һәм аннан да күбрәк вакыт эчендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнар нигезендә эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар;
  • оешма ликвидацияләнү яки хезмәткәрләре саны кимүгә бәйле рәвештә эштән азат ителү куркынычы янаган гражданнар;
  • агымдагы календарь елында урта һөнәри яки югары белем бирү программалары буенча укуларын тәмамлаучы, эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән, алар өчен алган һөнәре (белгечлеге) буенча туры килә торган эш булмаганда.

 

 

Чараларда катнашу өчен укыр га теләгән гражданнар мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә «Работа в России» бердәм цифрлы платформа кулланып курслар узу турында гариза бирә. Татарстан Республикасында мөмкин булган һөнәри белем, өстәмә һөнәри белем алу юнәлешләре исемлеге белән сез укырга гариза тутырганда таныша, шунда ук уку урынын һәм форматын (көндезге яки дистанцион) сайлый аласыз.
Уку графигы сез сайлаган программага бәйле. Ә вакыты өч атнадан өч айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Уку бушлай!
Аны тәмамлаганнан соң, сезгә сайлаган программагыз буенча квалификация күтәрүегез турында документ биреләчәк.

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге проектта катнашу буенча консультация һәм гариза бирүдә практик ярдәм күрсәтергә әзер. моның өчен Татарстан урамының 1нче йортындагы 3нче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 5-64-94, 5-56-91. Шулай ук
czn.zdol@tatar.ru электрон почта адресына үзегезнең контакт мәгълүматларын (ФИО һәм телефон), проектта катнашу теләгегез турында хәбәр итә аласыз. Без, һичшиксез, сезнең белән элемтәгә керәчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев