Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эрдоган Украинадагы конфликтның күпме дәвам итәчәген әйтте

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Украинадагы хәрби хәрәкәтләр озакка сузылачак дип фаразлады, тик шулай да конфликтның «мөмкин кадәр тизрәк төгәлләнүенә» өмет белдерде.

Бу хакта ул PBS телеканалына биргән интервьюсында әйтте дип яза РБК сайты.

«Бу хәрби конфликтның озакка сузылачагы көн кебек ачык. Һәм аның мөмкин кадәр тизрәк бетүенә өметләнәсе килә», – диде Эрдоган.

Төркия лидеры сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин да конфликтны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү яклы.

«2014 елда ук минем Путин белән Кырымга кагылышлы бәхәсләр һәм сөйләшүләр булган иде. Минем сөйләшүләр уңышлы тәмамланмады. Мин аларны Кырымнан китәргә буйсындыра алмадым. Хәзерге вакытта да бу мөмкин түгелдер дип уйлыйм», – ди Эрдоган.

Август аенда Ак йортның Илкүләм иминлек берлеге координаторы Джон Кирби әйткәнчә, АКШ Украинадагы хәрби хәрәкәтләр 2024 елның беренче яртысында, шулай ук аннан соң да дәвам итәргә мөмкин дип фаразлый. Ул Президент Джо Байденның АКШ Конгрессына Украинага ярдәм итү өчен 20 миллиард доллар күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү үтенеченә шундый аңлатма бирде.

Путин Россия Украинадагы конфликтны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү өчен бөтен көчен куячак дип берничә мәртәбә әйтте. Быелның сентябрьдә узган ВЭФ сессиясендә президент сөйләшүләр өчен шартны әйтте – бу Украина лидеры Владимир Зеленскийның сөйләшүләр алып баруга тыю указын юкка чыгару. Шулай ук Украина контрһөҗүм алып барганда Россия хәрби хәрәкәтләрне туктата алмый, диде.

Киев исә якын арада Мәскәү белән сөйләшүләр өчен мөмкинлек юк дип белдерә. Украина сугыш кырында уңышка ныграк ирешкән саен, Россия сөйләшүләрне теләбрәк алып барачак, дип белдерде Украинаның Тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба.

Бу хакта: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев