Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Электрны да, газны да бушка бирмиләр

Хәзер электр яисә газ энергиясен кулланып, түләмисең икән, аны өзеп куярга да күп сорап тормаслар. Кайберәүләр бу хәлгә аптырап калмый, үзе тоташтыра да куя.

Әмма андый гамәлләрне кылганчы алдыңны-артыңны карарга кирәк. Чөнки, агымдагы елның 29 маенда “Административ хокук бозулар турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертелгән. Бу хакта безгә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Артур Киселев хәбәр итте.
Үзгәрешләргә караганда, электр, җылылык энергиясен, нефть, газ яисә нефть продуктларын үз ирегеңнән файдаланасың яисә тоташтырасың икән, аның өчен административ җәза каралган. Ә инде ул җинаятьчел характерда булса, бер штраф белән генә котыла алмассың. Штрафлар суммасына килгәндә ул түбәндәгечә билгеләнгән: гражданнарга – 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр; вазифаи затларга – 80 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр яисә 2 елдан 3 елга кадәр дисквалификация каралган. Юридик затларга – 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр. 
Үз иреге белән тоташтыру очраклары буенча ачылган эшләр судта карала һәм карарны да суд чыгара.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев