Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дружинникларга Рәхмәт хатлары бирелде

10 октябрьдә Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге һәм шәһәр башкарма комитеты 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы ДНД хезмәткәрләрен бүләкләде.

Дружинниклар җәмәгать тәртибен саклауда  полиция белән актив эшли.  Менә шулай, агымдагы елның 9 аенда  дружинниклар ярдәмендә 580 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында җәмәгать урыннарында  исерткеч эчемлекләр эчү һәм вак хулиганлык кылган өчен штраф түләмәү очраклары бар.

 

Дружинникларны эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге һаман саен билгеләп тора. Бу юлы  Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән  10 активист – “Водоканал-сервис”, “Татателеком” ПАҖ, ЗПКБ, КМПО, ЗМЗ, “Серго исемендәге завод” АҖ, “Горький исемендәге завод”АҖ дружинниклары  бүләкләнде. ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гарипов һәм эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары Константин Малыгин  ДНД әгъзаларының җәмәгать тәртибен саклауда керткән хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде.

Бүгенге көндә ирекле халык дружинасы шәһәрнең 15 предприятиесе һәм оешмасында эшләп, аларның саны 146 кешегә җитә. 22 авыл җирлегендә полициягә 185 дружинник ярдәм итә.

Лилиана Славкина

 

Фотода: Константин Малыгин “Водоканал-сервис” ДНДсы активисты Наталья Михайловага хокук тәртибен саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район дружинники ДНД

2
X