Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөрес йокы һәм зарядка: Психиатр үзизоляцияләүдә акылдан язмау юлларын сөйләде

Өйдә булганда кеше көн режимын сакларга тиеш.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кешеләр көн режимын үтәргә, дөрес тукланырга һәм йокларга, шулай ук, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Әгәр кеше үз гаиләсе белән үзизоляциядә икән, вакытны бергәләшеп уздыру өчен дә сәгать булырга тиеш. Ул барлык гаилә әгъзалары өчен кызыклы узсын. Мәсәлән, уеннар уйнарга яки ребуслар чишәргә мөмкин», - диде ул.

Ябык пространствода кешенең психик халәте күбрәк зыян күрә, дип билгеләп үтте Менделевич. Бу очракта ул уңай психотерапия тәкъдим итте. Моның өчен иң тискәре нәрсәнең дә уңай ягын табу таләп ителә. Мәсәлән, хәзерге вәзгыять санлы технологияләрне үстерү өчен этәргеч булачак.

Казанда кайбер психотерапевтлар һәм психологлар бушлай онлайн-конференцияләр оештыралар, сорауларга җавап бирәләр, кешеләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйлиләр.

"Алардан яңа мәгълүмат алырга һәм хәтта сораулар бирергә мөмкин. Бу яктан бернинди проблемалар да юк. Ышаныч һәм психологик хезмәтләрнең телефоннары эшләүдән туктамады", - дип өстәде медицина фәннәре докторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X