Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Депрессиянең төп сәбәпләре

Көзен безнең өчен яңа борчу- мәшәкатьләр барлыкка килә: балалар бакчага яисә мәктәпкә китә, җәйге яллардан соң эшкә чыгарга кирәк, укулар башлана.

Проблемалар арта. Кеше үзен чарасыз хис итә башлый, һәр җирдә дә караңгылык күрә. Мондый халәтнең төп сәбәбе - депрессия.
Шуны да онытырга кирәкми, күңел төшенкелеге нәселдәнлек белән дә тыгыз бәйләнгән. Кайбер кешеләр тумыштан ук махсус геннарга ия. Шунлыктан, кемдер депрессияләргә тиз бирешә, ә кемдер әлеге чорны җиңел белән үткәреп җибәрә.
Көзге депрессиянең төп сиптомнары:
- авыру төнлә йоклап китә алмый, ә көндезен аягүрә йокымсорап йөри,
-аппетиты начар, яки киресенчә гел ашыйсы килеп тора,
-күңел төшенкелеге,
-апатия,
- сәбәпсезгә борчылу, курку,
- кәефнең еш үзгәреп торуы.
Депрессия алдында үзегезне көчсез дип уйлыйсыз икән, бу очракта табибка мөрәҗәгать итү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X