Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу бәйге бернинди афишага да мохтаҗ түгел

Февраль ахырында Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 18нче тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары старт алган иде.

Зона турларының соңгы ноктасы – Яшел Үзәндә узды. Ике көн эчендә 1100 катнашучы, 217 вокал, хореография, конферанс номинацияләре буенча номерлар тәкъдим ителде. Шуларның 26сы гала-концертта чыгыш ясады.

Бәйгенең беренче көнен «Созвездие-Йолдызлык» фес­тиваленең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов ачып җибәрде:
– Оештыру комитеты карары буенча, быелгы фестивальнең һәр катнашучысы миллионынчы булып санала. Бу санга безне шактый озын, катлаулы, ләкин бихисап талантка бай юл илтте. Бүген инде фестивальнең берничә буыны үсеп җитте һәм без аларны акыллы кешеләр итеп тәрбияләдек дип уйлыйм, – дип яшел үзәнлеләрне сәламләде Дмитрий Туманов.
Ике көн буена Горький исемендәге мәдәни үзәк җыр-бию, балаларның шатлыклы авазына күмелеп торды. Әлбәттә, бу көннәрдә дулкынланмый мөмкин түгел иде. Ни дисәң дә, «Йолдызлык» республика буенча уздырылучы иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе. Шуңа да сәнгать коллективы җитәкчеләре, балалар һәм әти-әниләр конкурска җитди карап, әзерлекне ел башыннан ук башлый. Телевидение белгечләре, музыкантлар, хореографлар һәм халык артистларыннан торган таләпчән жюри алдында чыгыш ясау үзе бер батырлык һәм, әлбәттә, ныклы әзерлек сорый. Бу сәхнәгә чыкканчы күпме тир түккәнне коллектив җитәкчеләре һәм балалар үзләре генә белә. Ә тырышканнары бушка китмәгәнлеге ачык күренде. Гомумән, безнең Яшел Үзән талантлары үзенчәлекле чыгышлары, искиткеч номерлары белән һәрвакыттагыча аерылып торды.

Тулы материал газетаның җомга санында (№24).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Яшел Узэн фестиваль Созвездие звезды зональный этап Созвездие Йолдызлык