Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Безнең таш гасырда яшисе килми!»

Биосфера тыюлыгы Раифа участогы тончыга. Бу хакта инде чаң кагалар. Тик барысы да түгел...

Әле 2017нче елның февраль аенда ук Раифа авыл җирлегенең торак-коммуналь идарәсенә РФ Табигать ресурслары министрлыгы департаменты тарафыннан расланган боерык чыгарылган иде. Анда Садовый бистәсе белән Бело-Безводный арасындагы Идел-Кама тыюлыгы саклык зонасында урнашкан фильтрлау кырларына сыек көнкүреш калдыкларын агызуны тыю турында әйтелгән иде. Зур күләмдә штраф салынды һәм бер елдан артыкка сузылган пауза урнашты.
– Без карчыга кебек ябырылмадык, мондый сорауның бер атнада чишеп булмавын яхшы аңлыйбыз. Әмма бүгенге чынбарлыкка күз салсак, без экологик катастрофа бусагасында торабыз. Шуңа да боерык хакында, Бело-Безводный халкы карар кабул итү һәм агызуны туктату өчен 1 майны соңгы чик датасы итеп билгеләү турында искә төшерергә тиешбез. Ә инде алда әйтелгән боерыкны үтәмәгән өчен киләчәктә штрафлар гына түгел, административ җәза каралган, – дип ассызыклый Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгының тирә-якны саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Александр Горшков.
Узган атнада Раифа мәдәният йортында үткәрелгән җыелышта әлеге боерык һәм алга таба шакшыны кая агызырга кирәк дигән бердәнбер сорау тикшерелде. Гамәлдәге су челтәре 2102,3 м тәшкил итә, чистарту җайланмаларының  бистәдә гомумән булганы да юк. Бернинди чистартуларсыз барлык әшәкелек КНС (канализация-насос станциясе) аша гына агызылган.

– Һәр халык җыенында без җитди проблемабызны күтәрәбез – бу законсыз рәвештә агызу һәм Идел-Кама тыюлыгы күрсәтмәсе, – дип сөйлде Раифа җирлеге башлыгы Эмма Җәббарова.

– Әлеге моментта карар бер генә – торак-көнкүреш калдыкларны чыгару. Республика һәм федераль программалар бар һәм киләчәктә без блоклы су чистарткыч җайланмалар төзү өчен тырышачакбыз.
Аның каравы халык бу проблеманы беренче тапкыр ишетүләре турында һәм ни өчен әле без аны ашыгып хәл итәргә тиеш, дип раслый.

Тулырак язма газетаның чәршәмбе санында (№27).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район сход Бело-Безводное Раифа