Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безне нинди үзгәрешләр көтә

Мөһим!

1 июльдән салым документларын дәүләт хезмәтләре аша.

Үзгәрешләр дәүләт хез­мәтләрендәге шәхси кабинет аша инспекция белән хезмәттәшлек итәр­гә мөмкинлек бирә­чәк. Аның ярдәмендә салым белдерү кәгазен алырга, соралган документларны җибәрергә мөмкин.
Мондый форматка күчү өчен порталда уведомление тутырырга кирәк.

Кредитка лимитлар
РФ Үзәк банкы югары бурыч йөкләмәсе булган заемчыларга кредит бирүгә катгыйрак лимитлар кертә (80% тан артык). Чикләүләрне үтәү өчен, банклар азрак вакытка азрак суммалар бирәчәк.

Үзйөрешле машиналарны теркәү
Үзйөрешле машинаны дәүләт техник күзәтчелеге органнарында теркәү өчен аның электрон паспорты кирәк булачак. Сүз 2023 елның 30 июненнән соң ЕАЭС әгъза илләрендә җитештереләчәк яки әйләнешкә чыгарылачак техника турында бара. Паспорт кагыйдәсен иртәрәк кертмәкче булганнар, әмма ахырдан срогын күчергәннәр.

Коммуналь чыгымнарны һәм балалар бакчасы өчен ата-аналар түләүләрен компенсацияләү
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә чыгымнарны, шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны карау өчен ата-аналар түләүләрен компенсацияләүнең бер­дәм стандартлары гамәлгә керәчәк.
Ике компенсация буенча да гаризаларны дәүләт хезмәтләре аша, КФҮ яки башка ысуллар белән бирергә мөмкин. Беренчесе буенча карар 10 эш көне, икенчесе 6 эш көне эчендә (гомуми кагыйдә буенча) кабул ителәчәк.

1 сентябрьдән.

Инвалидларны социаль яклау


Инвалидларга ярдәм итүнең яңа чаралары кертеләчәк: яшәү, башка кешеләр ярдәмендә хезмәт эшчәнлеген оештыру, мәшгульлек ярдәмендә озата бару.
Хезмәт эшчәнлегенә сәләте шактый чикләнгән инвалидлар өчен социаль мәшгульлек каралган. Аның максаты – аларны җәмгыять тормышына җәлеп итү, социаль адаптацияне яхшырту. Бу эшчәнлек бушлай да, түләүле дә булырга мөмкин.

Таксий йөртүчеләр
  
Такси йөртүгә түбәндәге гражданнарны кертү туктатылачак:
юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән 3 штрафка ия, алар буенча түләү срогы тәмамланмаган булса;
төбәктә транспорт инфраструктурасы, мәдәни мирас һәм спорт объектлары, медицина һәм мәгариф оешмалары һ. б. белемнәренә аттестация узмаса;
юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар өчен кабат хокукларыннан мәхрүм ителсә яки кулга алынса. Бу җәзаның алдагы срогы тәмамланганнан соң бер ел узгач булса.

Дистанцион медосмотрлар
Хезмәткәрләрнең медицина тикшерүләрен эш көненә кадәр, аннан соң һәм эш вакытында дистанцион рәвештә үткәрер­гә рөхсәт ителәчәк. Моның өчен күрсәткечләрне автомат рәвештә тапшыручы цифрлы медицина эшләнмәләре кулланыла башлаячак.

Инвалид баланы тәрбияләгән өчен яллар
Ата-аналарның берсе, опекун яки попечитель инвалид балаларны карау өчен елына бер тапкыр 24 көнгә кадәр түләүле ял ала алачак. Димәк, хезмәткәр ай саен 4 өстәмә ял көнен кулланмыйча, аларны бер тапкыр күбрәк алу өчен туплый ала.

Электрон медкенәгәләр
Электрон шәхси медкнижкалар кулланыла башлаячак. Аларны махсус информсистемада алдан һәм вакытлыча медицина тикшерүләре нәтиҗәләре буенча формалаштырачаклар. Һәр китапка уникаль идентификатор бирелә. Хезмәткәрнең гаризасы буенча аңа кәгазь эквивалент бирергә мөмкиннәр.

Түләүле медицина хезмәтләре
Мондый хезмәтләрне күрсәтүнең яңа кагый­дәләре эшли башлаячак. Медицина оешмасы белән килешүне интернет аша төзергә мөмкин. Ул кулланучыны барлык кирәкле мәгълүмат, шул исәптән шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне юллау ысуллары һәм формасы белән тәэмин итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев