Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев Яшел Үзәндә "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру кысаларында күчмә киңәшмә үткәрде.
Маршрутта беренчеләрдән булып Мирный микрорайоны ишегаллары: Королев, Комаров, Б.Урманче һәм Төзүчеләр урамнары иде. Биредә инде асфальт салу, парковка урыннарын оештыру һәм уен мәйданчыкларын урнаштыруга әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.
- Барлык искәрмәләрне дә җентекләп анализлыйбыз, халык белән ачык диалогта торабыз. Һәр эш этабы бик нык күзәтелә, - диде Ильяс Рәсимович.
Быел Яшел Үзән районында "Безнең ишегалды" программасына 83 ишегалды территориясе эләкте: Яшел Үзәндә - 62, Васильевода - 13, Осиновода - 8.
Нет комментариев