Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безгә бердәмлек җитми

«Татар халкының милли үсеш стратегиясе» проектын тәкъдим итү буенча җәмәгатьчелек утырышы шәһәребезнең 5нче гимназиясендә үтте.

Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелгән утырышка татарның «каймагы»: татар теле укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, милли мәгариф буенча директор урынбасарлары, актив яшьләр, татар теленең киләчәгенә битараф булмаганнар килгән иде. Мөмкинлектән файдаланып, һәркем үзенең борчыган фикер-теләкләрен җиткерде.

Утырышны Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова ачып җибәрде. 
– Бүген залда татар рухы сизелә, балаларыбыз ничек матур итеп чыгыш ясады. Әйе, соңгы вакытта телебез авыр үзгәреш­ләр кичерә: мәктәпләрдә дәресләр саны кимеде һәм татар телен дә азрак ишетәбез. Татар булып туганбыз икән, татар булып үлергә тиешбез! – дигән ялкынлы чыгышы белән залда утыручыларны җанландырып җибәрде ул.
Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин телне саклауда иң үтемле юл дип, әти-әниләр белән берлектә төрле мәдәни чаралар үткәрүдә күрә. Бу көнне яшьләр исеменнән Тимерхан Шәйхетдинов чыгыш ясады. Аны газета укучыларыбыз яхшы белә. ТР Балалар оешмалары Советы рәисе, 16нчы мәктәп укучысының чыгышын йотлыгып тыңладык.
Татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләргә Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин чакырулы иде. Һәм аның чыгышы күпләрне уйландыргандыр дип ышанам. Ул сөйләгәнне үзем дә бирелеп тыңладым.

Тулы язманы газетадан укырга мөмкин (№18).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Марат, дустым хәтерлисездер 2013 елда Урысбага Мәдәният йортында гөрләтеп-шаулатып Г.Тукай укуларын беренче тапкыр, язучылар кактнашында, уздырган идек. Менә шул бердәмлекне, матурлыкны җимерүдә, оятсызларча эчтән дә, тыштан да җимерүче "авторитет" мирхәйдарова бүген ПУШИСТЫЙ конгресс вәкиле булып халыкны, милләтне мыскылларга тиешме? Тагын Клара Мардановна куйган хезмәтне урлаучы, намуссыз, оятсызларны халык белмәсә балык белүен уйларга тиеш, ә юк преступная группа барлык минем 34 ел буена тупланган эш документлары - АЛЬБОМЫМНЫ урладылар. Ә хәзер күрәсезме "җиңүче"ләр утыра. Татар теле, милләтебез хаклык даулап көрәшкәндә берәр сүзләрен, эшләрен күрдегезме? Ә минем күпме борчылуларым, йокысыз төннәрем, күпме хезмәтем алар өчен тишекле бер тиенгә дә тормый, чөнки алар иҗади, фәнни хезмәттән куркалар, әле исемнәр яулаганнар, анысы лаекмы, ә ялганнан курыкмыйлар. К.М.Ф. (Бирмәсләр инде бу язмамны, чөнки "Яшел Үзән" дә кара көчләр ягында йөзә башлады.)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ильсөя, нәрсә турында язганыңны "намус"ың белән бергәләп укып чыгуыңа ышанабыз. Халыкка, милләткә бик якын таныш Клара Мәрдән кызын былчыратмыйсызмы? Ә ул куйган район өчен изге, кирәкле, милләтне зурлаган хезмәте газета, ягъни редакторга кирәк түгелме әллә?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кайда Клара Мардановнаның комментариясе, әллә Ильсөягә ОЯТ чирткәнме? Вәт - ЯХШЫ!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Клара Мардановна, уз-узен белэн сойлэшеп, кеше колдереп утырма инде, жэ. Кеше ботеннэй саташкан дип уйларлар...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Клара Мәрдановна урынына үзеңне куеп кара, халык аның ягында саташыр да, әле ярый көчле рухлы, түзә! Мин аны гимназия, газета ачып, оештырып йөргән вакытларыннан ук беләм. Афарин! Озын гомер тазалык телибез. Бик каты картаеп киткән ул хәзер.