Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без үзгәрдек!

Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Яңа ел белән!

Минем сезнең өчен ике яңалык бар: начар (ә кемгәдер яхшы) һәм бик яхшы.

Без «Яшел Үзән»не поч­та әрҗәләребездән чәршәмбе һәм җомга көннәрендә алырга күнеккән. 2023 елның гыйнварыннан газетабыз атнага бер тапкыр, әмма егерме дүрт битле булып чыгачак. Ягъни, газетаның элеккеге форматы кала, чыгу вакытлары гына үзгәрә.

Беренчедән, бу үзгәреш безнең учредитель «ТАТМЕДИА» АҖ карары.

Чирек гасырдан артык атнасына ике тапкыр чыктык, әмма соңгы елларда илебездә, аерым алганда, Татарстанда күп кенә ра­йон газеталары атнага бер – калын басма булып басылуга күчте. Бу, ышандырып әйтәм, мәҗбүри чара. Без соңгы срокка кадәр элеккечә эшләргә, узган ел билгеләп үтелгән Яшел Үзәннең 90 еллыгына кадәр атнага ике тапкыр чыгу тәртибен саклап калырга тырыштык. Юбилей елында нидер үзгәртәсебез килмәде. Укучыларыбыз да мондый адымны аңламаслар иде…


Икенчедән, бу барыбызга да файдага. «Россия Почтасы» тарифларының даими үсүе турында без бер генә язмадык. Бу газеталар өчен генә түгел, укучыларыбызга да җитди чыгым, чөнки аларны сайлау алдына куялар: йә түлисез, йә укымыйсыз. Бу хәл редакцияләрдән түгел, ә төп таратучы — «Россия Почтасы»ннан килә. Әгәр дә без ике тапкыр чыгарылыш калдырсак, язылу бәясе күтәрелер, бу, әлбәттә, абонентлар өчен авырлык тудырыр иде.


Газета кайвакыт вакытында китерелми. Кызганычка, басмабызның соңга калып килүе турында шикаятьләр дәвам итә. Атна саен диярлек шәһәр һәм авыл укучылары безгә: «Газетабыз кайда, нигә китермәделәр? Ә без аңа акча түләп язылдык!» дип, канәгатьсезлек белдереп шалтырата. Без почта бүлегенең проблемасын аңлыйбыз, аларның хезмәт хакы зур түгел. Почта хезмәткәрләрен хөрмәт итәбез (аларсыз бернишләп булмый!), әмма укучылар алдында гаебебез булмый торып та, башкалар өчен гафу үтенү, шулай ук эш түгел. Шуңа күрә, бер тапкыр чыгарылышка күчү турында карар кабул иткәндә, бу мөһим проблема да үлчәүгә салынды. Атнага бер тапкыр, җомга көннәрендә, «Яшел Үзән» 2023 елның гыйнварыннан үз вакытында китерелер дип ышанабыз.


Ә хәзер икенче, бик яхшы яңалык. Газетабыз­ның атнага бер тапкыр гына чыгарылышка күчүе – аңа язылу бәясен элеккеге дәрәҗәдә саклап калырга гына түгел, ә киметергә дә мөмкинлек бирде. Мин сезне саннар белән ялыктырмыйм, ләкин төп нәрсәләрне әйтеп үтү кирәк дип саныйм.

Менә 2022 елның беренче яртыеллыгына газетага элекке язылу бәясе 812 сум 70 тиен тора иде, шулардан редакция аз өлешен – нибары 346 сум 62 тиен алды. Калган сумманы – зур өлешен – үз хезмәте өчен почта алды. Хәзер яңа бәя: ярты елга язылу 750 сум, ә ике тапкыр чыгарыла торган булсак, 989 сум булыр иде. Күргәнегезчә, аерма сизелерлек. Һәм ул абонентлар өчен дә, безнең өчен дә бар.


Тагын бер нәрсә. Кайвакыт без сездән, газетабызны укучылардан: «Менә сез төрле темаларга күп язасыз, ләкин барыбер нәрсәнедер төшереп калдырасыз...» – дигән сүзләр ишетәбез.
«Яшел Үзән» битләрендә нинди темалар гына күтәрсәк тә, барыбер безнең күз уңыннан нәрсәдер калачак. Безгә сезнең күзләрегез һәм колакларыгыз, киңәшләрегез һәм бәягез кирәк. Без сездән һәрвакыт хатлар, телефон шалтыратуларын көтәбез. Нәкъ менә алар буенча укучының нәрсә белән кызыксынуын һәм нәрсә турында белергә теләвен билгелибез.

Соңгы вакытта редакциягә бик күп хатлар килә. Сез безгә ешрак аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итә башладыгыз, кайчагында нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтәсез, яңалыклар сөйлисез һәм кызыклы мәгълүмат белән уртаклашасыз. Рәхмәт!


Без «Яшел Үзән»ебезнең озак еллар укучылар өчен газета булып калуын телибез. Ләкин сезнең ярдәмегез булмаса, ул алай булмаячак. Шуңа күрә без һәрвакыт хезмәттәш­леккә өмет­лә­нәбез.Газетаны кызыклы итәргә тырышабыз.

Безнең бе­лән калыгыз! Бергә булу – ул күп проблемаларны чишә торган көч.
Шунысы сөенечле, быел газетага язылучылар артты!
Һәрберегезгә мәхәббәт һәм хөрмәт белән,
сезнең Илсөя Садыйковагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев