Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер рейдта – 15 беркетмә

ГИМС хезмәткәрләре бозга керергә ярамаганлыгын кисәтеп торсалар да, балыкчылар гомерләрен куркыныч астына куюларын дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез: ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 25 июнендәге 435нче карары белән  су объектларында кеше гомерләрен саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән. Хәзер бозның юкалыгы  7 сантиметрдан да  ким булса,  кисәтүләрдән алып 1500-2000 сум штраф салуга кадәр санкцияләр каралган. Вазифадагы затлар өчен санкцияләр күләме – 5000-7000 сум. Юридик затларга бозга чыккан өчен  50000нән алып 70000 сумга кадәр штраф каралган.

 

Яшел Үзән районында махсус төзелгән төркемнәр хәзер  планлы рәвештә су объектларында рейдлар уздыра. Бу төркемнәрнең составына  Яшел Үзән ГИМС үзәге бүлеге, ОСВОД инспекторлары, ЯҮМР ИК җәмәгать тәртибе сагы бүлеге белгечләре, ФПСның 8нче отряды хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары кертелгән.

Шуны билгеләргә кирәк, Иделдә боз әлегә катып җитмәгән. Паром кичүе дә гадәти тәртиптә эшли. Ә менә шуннан ерак кына түгел боз каплаган култыкларда балыкчылар балык тота. МЧС хезмәткәрләрен күргән кайберләре качып котылса, калганнары  үзләренең хаклылылыгын исбатларга тырыша. Белгечләр фикеренчә, кешенең авырлыгына чыдам бозның калынлыгы күлләрдә - 7 сантиметрдан,  елгаларда 12 сантиметрдан  калынрак булырга тиеш.

-Менә монда яр буенда боз калын, ә ерактарак юка булырга мөмкин, - дип аңлата балыкчыларга ГИМС бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев.-Хәзер сулыкларны тикшерәбез, уку йортларында әңгәмәләр уздырабыз. Бу эштә безгә ОСВОД белгечләре ярдәм күрсәтә.

Бер көн эчендә генә дә 15 беркетмә төзелгән һәм алар административ комиссиягә җибәрелгән.

Әгәр дә кисәтүләргә, штрафларга карамастан боз өстенә чыгып  бәлагә юлыгучыларга  112 яисә 101 телефоннары аша шалтыратырга кирәк.

Резидә Йосыпова,

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район рыбаки тонкий лед Выход на лед опасен опасно МЧС рейд протокол

2
X