Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларның язмышы безнең кулда

Яшел Үзән «Порт» яшьләр үзәгендә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең киңәйтелгән пленар утырышы узды.

Бүгенге көндә шәһәр һәм районда профилактик исәптә 189 яшүсмер тора. Утырышта катнашучылар – мәгариф һәм социаль өлкәләр, яшьләр идарәсе, спорт һәм хокук саклау органнары вәкилләре балигъ булмаган үсмерләрнең күзәтүчесез йөрүләрен һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча ведомствоара эшләргә һәм әлеге балаларны ял итү эшчәнлегенә җәлеп итү буенча эшнең ничек оештырылуы турында нәтиҗә ясады.

Пленар утырыш алдыннан түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар эше булды, анда авыр яшүсмерләрне ихтыярый эшчәнлеккә җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр, шулай ук, чара кысаларында «Җәмәгать тәрбиячесе мәктәбе» проекты старт алды, дип хәбәр итә район Советы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев