Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала – төп пассажир

Яшел Үзәннең Комаров, Королев һәм Гоголь урамнарында 5 һәм 10 июльдә ЮХИДИ инспекторлары  автомобильләрдә балалар йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерүгә юнәлтелгән рейд уздырган.

– «Бала – төп пассажир» профилактик чарасы барышында 30 машина тикшерелеп, 6 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды, – дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Рөстәм Әбраров. – Аерым алганда, 2 машина йөртүченең транспорт чарасын идарә итүгә хокукы юк иде, 1се полиция хезмәткәре таләбен үтәмәде, 2 машина йөртүченең мәҗбүри иминият  полисы булмады. 
Шунысы игътибарга лаек, тикшергән вакытта туктатылган автомобильләрдә махсус җайланмаларга утыртылган балаларга инспекторлар фломастерлар, «Автошәһәр» уенын бүләк иткән. Ә әти-әниләре белән әңгәмә уздырылган.    

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск рейды Ребенок — главный пассажир! автокресло