Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакчамдагы роза чәчәкләрен кисеп чыгып киткәннәр

#әйтәмәле

Кызлар газетагызны яратып укыйм, аеруча «Әйтәм әле» сәхифәсен үз итәм. Узган санда бакчабыздагы кура җиләген җыеп чыгып киткәннәр дип язган идегез. Гаҗәп инде менә, ничек итеп кеше бакчасына керергә була, җәйге җимеш уртак дигәч тә инде. 

 

Мин үзем дә ялга гына кайтып йөрим. Ничек тә төп нигезне саклап каласым килә. Гәрчә шәһәрдә дә үз йортыбыз белән торабыз. Шулай да, күңел авылга тарта. Бакча тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен утыртам.

Ир башым белән чәчәкләр дә үстерәм. Менә шул, бу юлы кайтсам, бакчамдагы роза чәчәкләрен кисеп чыгып киткәннәр. Мин аңа үзем дә кагылмый идем. Кайткан саен сөйләшеп, тәрбияләп, хозурланып йөрим. Тирә-юньгә ямь биреп торган чәчәкләремнән җилләр искән. Исең-акылың китәрлек инде бу кайбер кешенең әшәкелегенә. Шуның кадәр чәчәкләр яратасың икән, үстер, кара, аннан өзеп бүләк ит, дип «матур» сүзләремне әйтер идем мин чит кеше бакчасына аяк баскан адәм затына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев