Байлык һәм Ярлылык
Яшәеш

Байлык һәм Ярлылык

Ярлылык белән Байлык бер кеше янына килгәннәр дә сорыйлар икән: – Безнең кайсыбыз матуррак?

Кеше куркып калган һәм уйлый икән: «Әгәр дә Ярлылык матуррак дисәм, Байлык үпкәләячәк һәм китәчәк. Ә Байлык матур дисәм, Ярлылыкның хәтере калачак һәм мине үзе белән җәфалаячак». Шулай уйлап алган да, әйткән:


– Сез болай бер урында басып торганда мин бер карарга килә алмыйм. Йөргәләгез әле.

Байлык белән Ярлылык тегендә-монда йөргәләп алганнар. Кеше аларга карап-карап торган да:

– Син, Ярлылык, киткән вакытта артыңнан бик яхшысың, ә син, Байлык, киресенчә, килгәндә бик күркәмсең! – дигән.


Нет комментариев