Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәясе - кулай, бүләге – шәп

Подписка – 2024

Дуслар, киләсе яңа елның беренче ярты еллыгына «Яшел Үзән»гә язылу кампания­се башлану турында хәбәр иткән идек инде. Бу эшне соңгы көнгә калдырмыйча, бүген үк почтага барып, район газетасына язылып куегыз әле. «Эх, кызлар, «Яшел Үзән»не алдыр­маган идем, хараплар булдым, нидер җитмәгән кебек, әле язылып буламы?» – дип үзебезгә шалтыратучылар да бар. Әлбәттә инде, мондый очракта һәрвакыт ярдәм итәбез.


Сөенечле хәбәребез дә бар, тиздән абунәчеләр ункөнлеге якынлаша. Ягъни 2сеннән 12 октябрьгә кадәр 6 айга «Яшел Үзән»гә бары – 727 сум 14 тиенгә язылып калырга була. Мондый шәп мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!


Октябрь башында Өлкәннәр көне һәм Укытучылар бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Кадерле һәм якын кешеләрегезгә «Яшел Үзән»газетасына подписка бүләк итсәгез, ул аларны ярты ел буе шатландырып торачак. Бәясе – кулай, бүләге – шәп!

«ТАТМЕДИА» АҖ.
Реклама 6+ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев