Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бабасының данын дәвам итүче

Яшьләрне күпме генә әрләсәк тә, араларында татар булулары белән горурланучы, милләтебез традиция­ләрен, әби-бабаларыбызның данын зурлап, хөрмәт белән дәвам итүчеләр дә шактый.

Яшел Үзән механика көллияте базасында, әлеге уку йорты тарихында беренче тапкыр, татарларның милли көрәше буенча Көллиятнең 80 еллык юбилее призына Беренчелек булып узды. Шул ук вакытта, бу турнир Татарстан Республикасы Беренчелегенә катнашучылар өчен сайлап алу туры да булып торды. Шуны да әйтик, биредә «Көрәш» секциясе әле бары тик бер ел гына эшләп килә. Әмма шуңа карамастан, баш тренер – спорт мастеры Камил Хәмидуллин кулы астында шөгыльләнүчеләр, бил алышу буенча әллә нинди осталарга каршы чыгарга да кыенсынып тормый, чөнки әзерлекләре көчле. Шундый нык беләкле егетләр арасында тау ягының атаклы көрәшчесе, Тау Иленнән Мансур Сәлаховның оныгы, данлыклы дәү әтисенең юлын дәвам итүче егет Даут Гайнуллин да бар. Сайлап алу бәйгесендә 27 көрәшче арасында I урынны яулап, Республика Беренчелегендә дә сынатмады Даут –  2001-2002 елгылардан 70 килограммлылар арасында пьедесталның призлы II баскычына лаеклы булуын танытты һәм Яшел Үзәнгә җиңүче буларак, көмеш медаль белән диплом алып кайтты. 
– Көллияттә эшләп килүче татарча көрәш секциясенә йөрүче егетләр барысы да молодцы, барлык күңелләрен биреп, яратып шөгыльләнәләр.  Даут менә республика дәрәҗәсендә югары урынга лаек булды, бу аның үзе, якыннары өчен генә түгел, минем һәм гомумән, әлеге уку йорты өчен дә горурлык, – дип сөйли Гайнуллинның тренеры Камил әфәнде. – Мондый ярышларны оештыру, үсеп килүче буын яшьләрен күп гасырлык халык мәдәнияте һәм милли спорт төрләре нигезендә тәрбияләүдә бик зур роль уйный. Егетләр, халкыбызның шул кыйммәтләрен онытмасын, ата-бабаларыбыздан безнең көннәргә кадәр югалмыйча килеп җиткән чын ирләр шөгыле булып торучы милли көрәшкә тартылсын иде.    
 

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев