Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылдашыңа боерык язу матур түгел

Мамадыш-Әкил авыл җирлеге җыенын уздырырга Татар Танае мәдәният йортына җыелдылар. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин ассызыклап үткәнчә, узган елга хисап тоту – ул традиция генә түгел, ә эшләгәннәргә нәтиҗә ясау һәм алга бурычлар билгеләү.

Үзсалым программасы буенча эшләү бу җирлектә үз нәтиҗәсен күрсәткән. Аз гына вакыт эчендә урамга кереп тә булмый торган юллар төзекләндерелгән. Мәсәлән, 2017 елда 600 мең сумга Мамадыш-Әкил һәм Татар Танае авылында 560 метр юлга вак таш җәелгән. Панауда исә зират киртәләренең алгы ягы ясалган. Җәйге чорда эшләү өчен янгын сүндерү машинасына 65596 сум акча бүленгән. Халык­тан җыелган һәр сумга урын табыла анысы. Һәм башка авыллардагы кебек, пропискада авылда булып та, шәһәрдә яшәүче балигъ булган яшьләр дә биредә бар. Андыйлар аркасында җыелган үзсалым акчасы сизелерлек ким. Узган ел аны 200 сум күләмендә билгеләгән булсалар, быел референдум үткәреп, 350 сумга кадәр күтәрергә карар кылганнар. Акча җыела калса, иң беренче чиратта юлларга вак таш җәеләчәк.
– Мамадыш-Әкил мәдәният йортына ремонт кирәк, шул ук авылда спорт мәйданчыгы булдырасы иде, бу теләкләрне тормышка ашыру өчен ничек тә программага керергә кирәк. Шулай ук Татар Танаеда яшәүче Петр Сәгыйтов 6-7 җир участогы сатып алды, исәбе мини-ферма төзеп, терлекчелек белән шөгыльләнү. Аннан тумышы белән Мамадыш-Әкилдән булган, Казанда яшәүче Зөфәр Лотфуллин шулай ук җир участоклары алып, мал-туар үрчетмәкче. Аның бу юнәлештә тәҗрибәсе бар инде. Уйланылганнар тормышка ашса, азрак булса да, кешегә эш булыр иде, – дип сөйли Фәнис Мирхәтуллин.
Җыенда катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин:  «Җирлегегезнең киләчәге өметле, узган ел алты бала туган! Быел Мамадыш-Әкилдә ФАП ачылачак», – дип тә сөендерде.
Татар Танае мәктәбендә бүгенге көндә 99 укучы белем ала. Ике авылда да эшләүче балалар бакчасында 23 бала тәрбия­ләнә. Авылларда елдан-ел туучылар саны кимегәндә, бу саннар азрак булса да, күңелгә җылы кертә әле.

Тулырак газетаның җомга санында (№15).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сход граждан Мамадыш-Акилово