Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл җыеннары авырткан җирләрне ачык күрсәтте

Агымдагы елның февралендә район авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында узган елга хисап ясалды, быелгысына планнар турында сөйләнде. Район җитәкчеләре дә анда катнашып, халык гозерен тыңлады.

Гадәттә җитәкчеләр район авылларын Иделнең уң як  ягы һәм сул ягына бүлә.  Монда халык та бер-берсеннән аерылып торган кебек, проблемалар да төрле. Ә без, журналистлар, авылларны  Иделнең аръягы һәм  совхоз зоналарына бүлеп карарга күнеккән. Әйдә, җитәкчеләрчә булсын инде, киттек!

Идел аръягында
Агыйделнең аръягында, бер энәгә – бер сыер дигән мәкаль бар халыкта.  Филологлар моны берәм-берәм дигәнне аңлату, диләр. Без дә  берәм-берәм авылларда нинди  проблемалар булуын санап чыгыйк. Урысбага, Норлат, Свияжскида төзекләндерүгә –  чүплекләр,  урамнар­ны чистартуга, юллар төзелешенә, чиста су белән тәэмин итүгә, урам этләренә,  электр белән тәэмин ителешкә, балалар мәйданчыклары төзүгә күбрәк игътибар бирелде. Олы Ачасыр, Күгәй, Өтәшкәдә белем бирү учреждениеләренә  капиталь ремонт сорыйлар. Күгәй һәм  Өтәшкәдә мәктәп автобусларының йөрү графигыннан канәгать түгелләр. Ни өчендер бу авыл балалары ел саен  башка авылларга караганда, авыл кешесе әйтмешли, мәктәпкә таң тишегеннән барып утырырга мәҗбүр. Ел саен шулай. Акъегеттә  халык мәктәп бинасы кичке якта ачык булсын, анда яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылсын, тренер ставкасы  бирелсә дә яхшы булыр иде, дигән теләктә.
Авыл клублары да капиталь ремонт таләп итә. Болар – Акъегет, Ачасыр, Күгәй, Күгеш, Мамадыш-Әкил клублары.  Кайсының түбәсе ага, тәрәзәләре ватык, кайберләрендә халык туңып утырырга мәҗбүр.
Медицинага килгәндә кадрлар белән тәэмин ителеш аксый, Карамалы Тауда   яшәүчеләр медицина  хезмәткәрләренең тупас мөнәсәбәтеннән зарлана, норлатлылар  – дәваханәдә заманча  техникаларның булмавыннан, ачасырлылар – белгечләрнең авыл җирлегенә килмәвеннән.

Ахыры газетаның җомга санында (№20).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район вопросы к главе района сход граждан