Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җавабына аркан ава яздым

Ничек диләр әле – базарда ике юләр, берсе алдый, берсе алдана!

Бу чынлап та шулай. Бәяләрне бераз карап йөреп, чагыштырмасаң, азга гына түгел, ә бик күпкә алдануың ихтимал.

 Катырылган балыкны һаман бер урыннан алырга өйрәнгән идем. Икенче җиргә кереп карасам, бер үк төрле балык бәясенең аермасы 200 сумнан артык. Иренмәдем, ник сездә болай кыйммәт соң ул дип, яңадан барып сорадым.

Моннан ике ай элек ишеткән җавапны кабат ишеттем: «Беренче тотылган балык, шуңа күрә хакы да югары». Соң, ике айдан бирле тоталар бит инде, һаман яңа тотылганмы икән, дип аптырадым.

Баксаң, бу сәүдә ноктасының хуҗасы бер күтәргән бәяне төшермәгән, ә сатып алучыларга гел шул бер нотыкларын сөйлиләр икән. Ә без нәрсә, ышанабыз инде, күзгә карап алдыйлар дип башыбызга да китермибез. Кызлар, әйтәсе килгәнем шул, әйберне алыр алдыннан иренмәгез, бераз башка сатучыларның хакларына да күз төшерегез.

Даруханәләр белән дә шул ук хәл. Бер-берсенә терәлеп үк торсалар да, дару бәясе 50-100 сумга аерылырга мөмкин. Копейка рубль бережет, диләрме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев