Ата-ана бала үсешен тоткарлый
***
Горшокка утырырга өйрәтми, бала бик озак памперс киеп йөри.
Кашык белән мөстәкыйль ашарга өйрәтмиләр, үзләре ашаталар.
Уенчыкларын җыярга өйрәтмиләр, аның өчен моны үзләре эшлиләр.
Үзе йөри белүенә карамастан, баланы күтәреп йөртәләр.
Балага сөйләргә ирек бирмиләр, аның ни теләвен гамәлләреннән аңларга тырышалар.
Әти-әниләре баланы киендерә, юындыра – шул рәвешле аңарда үзен карау күнекмәләре үсеш алмый.
Шулай итеп бала үз яшендә булдыра алган эшләрдән мәхрүм ителә
һәм артта кала. Буялмасын – юасы була, ватмасын – җыясы була, егылмасын – пычрана... Әмма болар баланың җитлегүендә бик тә
мөһим роль уйнаучы нәрсәләр шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев