АНАТОЛИЙ КАРПОВ – Яшел Үзәндә! 
Яшәеш

АНАТОЛИЙ КАРПОВ – Яшел Үзәндә! 

Балалар иҗат үзәгендә “Шахмат марафоны “Яшел Үзән – 2018-2019” финал очрашуы булды.

Ул “Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында, мәгариф оешмалары, ветераннар һәм ЯҮ муниципаль районында яшәүче гаиләләр арасында узды. Һәм әлеге турнирда катнашучылар белән очрашуга, халыкара гроссмейстер, шахмат буенча дөнья чемпионы Анатолий Карпов килгән иде. Җиңүчеләргә бүләкләрне атаклы шәхес кулыннан кабул итү бәхете елмайды.

Илсөя Завилейская фотолары.


https://www.youtube.com/watch?v=Td-tPbuNBiE
Зеленодольск чемпион мира турнир шахматы Анатолий Карпов шахматист

Нет комментариев