Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Алтын каләм» – яшь журналистлар чарлый

«Алтын каләм – Золотое перо» рес­публика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел 23 нче тапкыр үткәрелде һәм анда Яшел Үзәннән дә алга таба үзен журналист итеп күрергә теләүчеләр катнашты. Аларның берсе – Эвелина Киселева I урынга лаек булды.

Мәктәп укучылары арасында 1996 елдан бирле оештырылучы әлеге фестиваль традиция буенча быел да теплоходта узды. Сайлап алу турын уңышлы узган 103 конкурсант өч көн дәвамында татар һәм рус матбугаты, фото, телевидение, радио, дизайн һәм версткалау, PR һәм мультимедиалы журналистика номинацияләрендә көч сынашты. Әңгәмәдәшебез, гран-прига ук лаек булмаса да, беренче генә тапкыр мондый бәйгедә катнашуына карамасатан «Цикл публикации на русском языке» номинациясендә беренче урынны яулаган Эвелина Киселева бу фестивальдән алган кичерешләре белән уртаклашты.
– Эвелина, «Алтын каләм»дә ничек катнашыр­га булдың? Гомумән, журналистика белән син күптән танышмы?

– Әйе, мин 2015 елдан бирле язам. Үзем укыган 3нче гимназиядә чыгып килүче «Альмаматер» газетасында басылып килдем. Иң беренче тапкыр 14 яшемдә язмамны тотып кергән идем, чиле-пешле булгандыр инде, басмадылар. Шул вакытта шундый күңелем төшкән иде. Күпмедер вакыттан соң кабат бәхетемне сынап карадым. Менә шулай итеп журналистикага гашыйк булдым. Ә фестивальдә катнашуга килгәндә, Яшел Үзәндәге кураторым, ЯҮМР Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов тәкъдим итте. Заявка биреп, сайлап алу турын уңышлы узганнан соң, «Павел Миронов» теплоходында йөзү бәхетенә ирештем.
– Нибары өч көн эчендә үзеңнең осталыгыңны, сәләтеңне күрсәтеп өлгерү җиңел булмагандыр?
– Чынлап та, сәяхәт бик тиз темпта булды. Көндез Зөя, Болгар җирләрендә тукталып төрле биремнәр үтибез, теплоходка кайткач тиз-тиз материал язып газета әзерлибез. Шул арада мас­тер-классларда һәм төрле күңел ачу чараларында да катнашып өлгерәбез. Дөресен генә әйткәндә, мондый темп миңа ошады да.
– Бу фестиваль сине нәрсәгә булса да өйрәттеме? Журналист булу теләге юкка чыкмадымы?
– Әлбәттә, бик күп нәрсәгә өйрәтте. Журналистика эшен тирәннән күрдем. Аның мәкалә яздың да, эше бетте түгел, верстка, пичәт, корректура  һ.б. кызыклы һәм мавыктыргыч эшләре үзе бер сәнгать кебек. Хәзерге информация агымы бик көчле заманда аның белән бер сулышта булу өчен гел тонуста булырга кирәк. «Каләм»дә тупланган мәгълүмат һәм тәҗрибә миңа укырга кергәч бик нык ярдәм итәчәк. Әйе, әйе, бу теләк юкка чыкмады, бәлки, киресенчә, артты гына. Мин документларымны КФУның журналистика факультетына тапшырдым һәм соңгы имтихан – «собеседование» аша гына узасы калды.
– Уңышлар сиңа, Эвелина! Алга таба синең үткен каләмең астыннан чыккан язмаларны укырбыз, дип ышанып калам.

Фото: Эвелина Киселеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск фестиваль Яшел Үзән Золотое перо алтын каләм