Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алтын 10 кагыйдә

Доктор Курпатов киңәшләренә колак салсагыз, бәхетле көннәрегез күбрәк булыр!

  • 1 Уңышсызлыкларны башкаларга сылтамагыз

Баштан ук аңларга кирәк: Сезнең тормыш – ул сезнеке генә! Һәм сез аның өчен җаваплы! Кем булуыгызда әти-әниегез гаепле түгел. Алар сезгә болай да  гомер бүләк иткән инде һәм аның өчен аларга рәхмәтле булырга гына кала. Яратканыгыз ташласа да, аны гаепләмәгез. Сәбәбе – үзегездә. Бәхетегезне башкаларда эзләгез. Эшегезне югалттыгызмы? Бәлки, сезгә икенче эш кирәктер. Уңышсызлыкларыгызда сез үзегез гаепле. Җиңүгә ирешү үзегезнең кулларда!

  • 2 Үткәннәрне үзгәртеп булмый

Безнең һәркайсыбыз кайчан да булса хата ясамый калмый һәм бу гадәти күренеш. Элек нәрсә булганы түгел, ә нинди нәтиҗә ясалуы мөһим. Сез булып узганнарны барыбер  үзгәртә алмаячаксыз.  Ә менә киләчәкне, әйе! Һәр туган көнгә шатланырга өйрәнегез. Киләчәктә сез моның өчен үзегезгә-үзегез бик рәхмәтле булырсыз.

  • 3 Башкаларны үзгәртергә тырышмагыз

Әлбәттә, кешеләрнең барысы да без теләгәнчә яшәми. Аларның гадәтләре дә икенче, кыйммәтләре дә, шуңа күрә андыйларны үзгәртү мөмкин түгел. Өстәвенә, ябык ишеккә төртелү сезне бәхетсез ясый. Әгәр дә бу кеше белән аңлашу табылмаса, аны җибәрегез. Бәлки, ул сездән башка тормышны  аңлар. Һәм ул сезнең төп җиңүегез булыр.

  • 4 Сезнең көчле булуыгыз кирәк

Сезнең кайчан да булса уйлап караганыгыз булдымы икән: авырулар, бәхетсезләр һәм депрессиягә бирешүчәннәр берәүгә дә кирәкми. Әлбәттә, әгәр дә без кинәт авырып китсәк, якыннарыбыз ярдәмгә килер анысы. Әмма бу хәл озакка сузылса, якыннарыбызга да йөк булачакбыз. Шуңа күрә күз яшьләрегезне сөртегез дә, алга!

  • 5 Һәр эшнең ахыры бар

Бу тормышта күп проблемалар эшнең ахыры турында уйламаудан чыга. Без теләгәнебезне кичекмәстән күрәсебез килә. Кызганычка, безгә тормышта шундый уйланылмаган эшләрдән еш иза чигәбез. Шуңа күрә көтәргә өйрәнегез. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар.

  • 6 Һәркайсыбызның бүгеннән үк пенсиягә китәсе килә

Яшереп булмый, безгә иртән-иртүк торып яратмаган эшкә баруы бик авыр. Эшкә барсак, эшнең тизрәк бетүен һәм ялларны көтәбез. Шунда: «Тизрәк пенсиягә китәргә иде!» дип әйткәнебезне сизми дә калабыз. Әмма бу бит утопия! Пенсиягә чыксак, күңелгә ярашлы эш эзләргә тотынабыз.

  • 7 Барыбыз да кайчан да булса үләчәк.

Ни өчен бу теманы тыярга? Әйе, гомер тиз уза һәм моның белән ризалашырга кала. Шуңа күрә иртәгә үләргә җыенган кебек яшәргә ярамый. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә, яратканнарыбыз, якыннарыбыз белән күбрәк булырга кирәк.

  • 8 Яшәү турында уйлый башлагансыз икән, димәк сез депрессиядә

Безнең һәркайсыбыз ялгызлык турында уйлана. Әмма чынбарлык­та  кешегә яшәү мәгънәсе түгел, ә бу дөньяга юкка тумаганлыгы мөһим. Әгәр дә шулай уйласагыз, өстенлекле максатлар куя башларсыз. Ул сезне чын мәгънәсендә бәхетле итәр. Максатлы кешегә һәр көн шатлык китерә.

  • 9 Сезне хөрмәт итмәүчеләргә вакытыгызны әрәм итмәгез

Иң куркынычы – сезне яратмау­чылар белән яшәү. Кайчандыр сез аңа гашыйк булгансыз һәм гомер буе шул кешегә бәйле булып яшәгәнсез. Ышаныгыз, дөньяда сезне бәхетле итәрлек кешеләр бик күп. Ул сезне һичшиксез табар.

  • 10 Һәр көнне бәхетле булыгыз

Бу бик катлаулы һәм шул ук вакытта бик кирәкле киңәш. Әгәр дә бәхетле кеше булырга теләсәгез, аны  бөтен нәрсәдән табарга тырышыгыз: иртәнге таңда, якыннарыгызның сәламәтлегендә, дусларыгыз белән аралашуда, яраткан эшегездә һәм башкаларда. Һәм бу сезнең тормышның төп кагыйдәсенә әйләнер!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы