Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алсу Фазлыева: «Әлеге яңалыкны ишетү белән чүт йөрәгем туктамады»

Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның олы уллары Аяз кичә Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» концертлар залында чыгыш ясаган.

Бал биюләре белән шөгыльләнүче Аяз, бу юлы бәхетенә дип әйтү дә дөрес буладыр, алдагы турга уза алмау сәбәпле, бинадан әлеге коточкыч фаҗига булганчы кайтып киткән.

Бу хакта үзенең сторисларында Алсу Фазлыева яза.

«Кичә минем улым Аяз «Крокус»та ярышларда иде. Алдагы турга уза алмагач, алар, поездга алынган билетларын кире тапшырганнар һәм самолет белән кайтып киткәннәр. Бу – фаҗигагә 4 сәгать кала булган.Әлеге яңалыкны ишетү белән чүт йөрәгем туктамады. Улымның тавышын ишеткәч кенә тынычландым. Алдагы турга узган балалар өчен борчылдым. Алар сәхнә костюмнарыннан, курткаларын да алмыйча, запас чыгу юлы аша чыгып котылганнар. Бер гаепсез кешеләрнең һәлак булулары бик кызганыч.

Үзем 4 көн Новосибирскида, Ульяновскида йөрдем. Кайтып керү белән, иң беренче итеп, балаларымны кочакладым», – дигән Алсу.

Чыганак: Интертат телеграм каналы
Фотолар Алсуның шәхси социаль челтәр битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев