Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегет, Бишнә, Татар Танае мәктәпләрендә нинди яңалыклар бар икән

Васильево кадетлар мәктәп-интернатында «Яшь янгын сүндерүче коткаручы» прог­раммасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кадетлар әзерләү Уку үзәге барлыкка киләчәк.

Әлеге идеяне Татарстан Рес­публикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады. Бу кадетларны нәтиҗәлерәк укытуга яңа адым булачак, безнең район территориясендә республика һәм федераль дәрәҗәдәге зур ярышлар уздырыр­га мөмкинлек бирәчәк.
Комплекс үз эченә туризм һәм альпинизм буенча дәресләр өчен «канатлы» шәһәрчек, физик культура классын ала. Махсус янгын-коткару полосасы, янгын сүндерү автоцистернасын хәрби җәелдерү өчен мәйданчык, янгын күзәтчелеге каравыл хезмәтен башкаруны эшләп карау өчен уку бүлмәсе барлыкка киләчәк.
Бүген кадет мәктәбендә 581 бала белем ала. Мәктәптә робототехника, физик әзерлек буенча өстәмә дәресләр алып барыла.

Бу уку елында Россия күләмендә 6-11нче класс укучылары өчен профессиягә юнәлеш алу буенча, «Минем Россия – минем офыклар» исеме астында яңа курс кертелә. Дәресләр һәр пәнҗешәмбе көнне узачак. Бүген беренче дәрес үтте», – дип яза Олы Ачасыр мәктәбе үзенең «ВКонтакте» төркемендә.

Яшел Үзәннең 7нче мәктәп укучылары «Мәктәп футбол лигасы»ның финал этабының бронза призерлары 4-6 сентябрьдә Казанда «Буревестник» стадионында Татарстан «Мәктәп футбол лигасы»ның финал турниры узды. Ярышларда 44 команда катнашты, шуларның берсе — Яшел Үзәннең 7нче мәктәбеннән 2012-2013 елгы кызлар командасы.
Тренерлары – Дмит­рий Борисов. Турнир нәтиҗәләре буенча мәктәп командасы «бронза»га лаек булды, ә Дарья Карпеева үз яшь категориясендә кызлар арасында турнирның иң яхшы уенчысы дип саналды. Котлыйбыз!


40 укучысы булган Акъегет мәктәбенә быел 1 сыйныфка 4 бала кергән.
Уку елы уңышлы гына башланган, һәр мәктәптәге кебек дүшәмбе иртән флаг күтәрелә һәм мөһим темаларга сөйләшүләр алып барыла. Шимбә исә өмәләргә чыгалар. Башлангыч сыйныфлар чәчәк орлыклары әзерләү белән мәшгуль булса, калган укучылар җәй буе үстергән уңышны җыя. Мәктәп директоры Ләйлә Гаязиева сүзләренә караганда, ел коры килсә дә, яшелчә, җиләк-җимеш уңган.


Бишнә мәктәбендә белем бирү процессын оештыру мәсьәләләренә багышланган гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы узган.
Укытучылар һәм ата-аналар балаларның иминлеге, психоактив матдәләр куллануны профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алышкан. Мәктәп директоры Зөлфия Сабирова ата-аналарга балаларны сак­ларга, аларның буш вакытларын ничек уздырулары белән көн саен кызыксынырга, контрольне көчәйтергә кирәклегенә басым ясаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин әти-әниләр белән профилактик әңгәмә үткәргән һәм балаларның юлларда имин йөрүләренә зур җаваплылык белән карарга кирәклегенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаткан.


8 сентябрь грамоталылыкны арттыру көне уңаеннан Татар Танае мәктәбендә интеллектуаль уен узган.
Аны директор киңәшчесе, укытучы Сания Тимершина оештырган. Кызыклы һәм дә файдалы уен нәтиҗәләре буенча 6нчы сыйныф укучылары Раил Фәсхетдинов һәм Рамазан Әюпов җиңүче дип табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев