Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ак халатын кигән ханым

«Барысы өчен дә рәхмәт сиңа.

Әле дә син очрадың юлымда», «Кызым, рәхмәтнең олысы сиңа. Син булмасаң минем белән нәрсә булып бетәр иде», «Йөз ел яшә, бәхеттә яшә»... Бу рәхмәт сүзләре. Гел күтәренке рухта сөйләшкән, һәрвакыт йөзендә иман нуры уйнаган, шул ук вакытта үтә дә җитди булган Разия Насырулла кызы Җанҗаева турында бик күпләр, бер кайгысыз хатын, дип уйлар. Менә шушы гүзәл затның ярты гасыр чамасы сәламәтлек сагында эшләп, күпме кешегә язмышларының хәлиткеч минутларында терәк тә, таяныч та булуын, авырлыклардан чыгу юлларын да күрсәтә алуын белгәннәр аңа хөрмәт белән рәхмәтләрен белдерә. Кырык җиде ел хезмәт стажының 30 елга якыны ДМУ «РКПД филиалы – Яшел Үзән туберкулезга каршы авырулар диспансеры»ның баш шәфкать туташы вазифасын башкарган Разия Җанҗаева күптән түгел генә үзенең күркәм 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Яшел Үзән шәһәрендә зур гына, алты балалы гаиләдә туып үсә ул. Гомере буе әти-әнисенең тырышлыгын күреп, үзе дә хезмәткә өйрәнеп үскән кыз, сигезъеллык мәктәпне тәмамлауга шәһәребезнең медицина училищесына укырга керә. Кечкенәдән хезмәткә омтылып, белемгә җитди карый. Табибларның ап-ак халатларына карап соклана. Студент еллары гомеренең иң күңелле вакыты булып истә калган. Активист, җырчы кыз уку йортын кызыл дипломга тәмамлый, ирекле юллама ала. Яшь чак, энтузиазм көчле. Хыялга бирелеп, дус кызы белән ерак һәм юлсыз Аксубай районына китеп бара. Беренче хезмәт юлы шунда башлана, тәүге чыныгуны да биредә ала. Күп тә үтми, Разия тормышка чыга, аннан туган якларына кайтып, Яшел Үзән район хастаханәсендә 17 ел буе баш табибның ярдәмчесе булып эшли. Ул җәмәгать эшләренең уртасында кайный, тырыш хезмәткәр дистә еллар буе хастаханә сайлау участогының һәм социаль мәсьәләләр комиссиясенең рәисе дә була.
Тормыш төрлечә сыный Разияны, тик бөгелмәскә генә кирәк. Әнисен дә карарга өлгерә, аяксыз калган Бөек Ватан сугышы ветераны – инвалид булган әтисен дә ахыргы көнгә кадәр тәрбияләп, соңгы юлга озата. Әти-әнисе, каенана күптән вафат булсалар да, алар рухына дога, аятьләр укытып торалар. Разия чын тугры дус, үзенең булганлыгы белән иптәшләрен шатландырып яши. Балаларга ныклы терәк, оныкларга кадерле дәү әни булу, туганнарына булыша алуы белән бәхетле ул.
Хезмәттәшләре арасында күптән инде абруй казанган. Медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, алдынгы тәҗрибә үрнәкләрен пропагандалау, гигиена, ВИЧ һәм сандезрежим кагыйдәләрен үтәү буенча баш шәфкать туташы үтә дә таләпчән. Диспансер, исеменнән күренгәнчә, социаль әһәмияте һәм тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыручы авырулар исемлегенә керә. Хастаханәнең төп максаты – авыруларны вакытында ачыклау, авыру йоктыру мөмкинлеген киметү. Монда эшләүчеләр – хезмәт стажы булган барлык медперсонал да квалификацияләрен күтәреп, беренче яисә югары категориядәге белгечләр. Диспансерда эш катгый тәртипкә салынган. Тәҗрибәле, югары категория ле белгеч Разия Насырулла кызының киңәшләренә барысы да колак сала. Ул һәр хезмәткәр урынына үзен куеп карый, хәлләрен, тормышларын ямьләндерергә, җиңеләйтергә омтылып яши. Хезмәткәрләрнең ялын уздыруга зур әһәмият бирә. Ул һәрчак эзләнүдә, ниндидер берәр яңа мәдәни чара уйлап таба. Бер генә календарь бәйрәм дә эзсез узмый. Шулай ук Яңа ел бәйрәмен, һөнәри бәйгеләрне, медицина хезмәткәрләре көнен Идел буенда уздыруны традициягә әверелдерде. Олы яшьтәге һәм лаеклы ялдагы хезмәткәрләрне җыеп, Өлкәннәр көнен зурлап бәйрәм итеп үткәрәләр. Башкалабызда узган шәфкать туташларының Республика һөнәри осталык конкурсында катнашып, дәрәҗәле урыннар алалар. Разия Җанҗаеваны хөрмәтләп җитәкчелектән, шәһәр хәкимиятеннән, Рәсәй һәм Республика Министрлыгыннан бирелгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары бихисап.
Шәфкать иясе Разия ханым һәрчакта ныклы таянычы, үзенә көч, дәрт бирүче тормыш юлдашы Родион Борисовичка гомергә рәхмәтле.
Эшегездә уңышларыгыз бик күп. Шул уңышларыгызның игелеген күреп яшә, эшлә, Разия Насырулловна! Ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек сезгә, ак халатлы шәфкать туташы!
Гөлфинә Канакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев