Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Самокатта йөрүчеләр машина өстенә менә.

Чынлап! Әллә нинди тиз йөрешле, электросамокатлар уйлап чыгардылар да, иминлек турында оныттылар. Беркөнне кичен машинада кайтып барганда чак кына бер яшүсмер яшен тизлегендә өстебезгә килеп менмәде. Шунда бәрдергән булсак, без гаепле дә булып кала идек әле.

 Як-ягыма яхшылабрак карасам, әллә ничәү, юл буйлап очалар гына. Кичке уннан соң урамда ниш­ләп йөри торганнардыр, анысы билгесез. Әмма алар машинада йөрүчеләргә генә түгел, ә җәяүлеләргә дә куркыныч. Чөнки әллә кайдан очып чыкканнарын күрми дә каласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев