Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Май ахыры җитә бит, җәмәгать!

 Сез дә сизәсездер, инде балаларның мәктәпкә барасы килми, укыйсылары килми, формаларын да кияселәре килми хәтта, нигә ни телисең шуның белән барырга ярамый икән бу мәктәпкә, һичьюгы уку елы ахырында булса да, дип мыгырданалар.

Кемнәрнең балалары чыгарылыш класста түгел, ата-аналар да шатлана бу май ахырына. Ничек кенә әле!

Ә укытучылар? И, җаныкайлар, жәллим мин аларны! Соң, безнең өйдә үзебез тыя алмаган, укуга өстән генә караган, керпе кебек энәләрен кабартырга гына торган балаларны әле дә укытырга тырышалар! Аллаһның рәхмәтләре яусын, диюдән башка сүз юк аларга.

Сау-сәламәт булсыннар, менә шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев