Җәяүлеләр күпере ишелгән: бер кеше һәлак булган
Яшәеш

Җәяүлеләр күпере ишелгән: бер кеше һәлак булган

Ленинград өлкәсендә фаҗига — җәяүлеләр күпере ишелгән, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган, ә тугызы хастаханәгә озатылган.

Әлеге хәл Луга шәһәрендә «Ольгины берега» бәйрәм-фестивален уздырган вакытта булган.

«112» Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, кешеләр күпергә Ольганы каршы алу өчен чыкканнар. Хәзерге вакытта һәлакәт сәбәпләрен тикшерү уздырыла.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан


Нет комментариев