Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Агуларгамы, юкмы?

Язның соңгы аен да көтеп алып, җиткердек.

Җирне өлгертеп, шулкадәр җимерттереп эшлисебез килде, 1 май ялларында әлеге уңганлыгыбыз ны бастык әзрәк. Инде хәзер бәрәңге бакчасы үзенә чакыра. Киләсе елга утыртмыйм да, мәшәкатьләнмим дә, сатып кына алам диючеләр дә быел буразна санын арттырмагайлары әле. Чөнки бер килограмм гына бәрәңгенең дә бәясе «тешләшә», ә капчыклап ала башласаң, шактыйга төшә. Буламы – булмыймы, уңамы – уңмыймы, үссен шунда.
Бәйрәм атнасында бик күп ләребез шул «икенче икмәгебез»не чәчүгә әзерләү белән мәшгуль булгандыр, безнең коллегабыз Гөлзия Ибраһимова да шундый мизгелне видеоязмага төшереп, язылучыларыбызга әлеге сорау белән мөрәҗәгать иткән иде: бәрәңгене агулап утыр тыргамы, әллә тишелеп чыккач, яфракларына гына сиптерергәме?
Бүгенге көндә актуаль сорау бу, чынлап та бик күпләр әлеге мәсьәләдә икеләнеп, аптырап кала. Газетабызның социаль челтәрләрдәге төркемнәребез не күзәтеп баручы дусларыбыз ның фикерләрен белү өчен, видеоязманы да урнаштыр ган идек. Теләсәгез, биредә урнаштырылган QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, кереп карый аласыз һәм язылган комментарийлар белән дә танышып, бәлки, файдалы фикер дә очратырсыз. Үзегезнең дә, хөрмәтле газетабызны укучыбыз, еллар буе сыналган ышанычлы ысулыгыз бардыр, шул видеоязма астына язып калдырыгыз. Сезгә рәхмәтле булып, аны кулланучылар табылмый калмас. Чөнки бу колорадо коңгызы нык үзәккә үтте, ничек тә бакчаларыбыздан читтә тотасы иде шуларны.
Коңгызга каршы көрәш юлларын сездән көтеп калабыз, дуслар. Ә менә, каядыр күзгә чалынган, чыбыкчага (проволочник) каршы киңәшне сезгә тәкъдим итәбез.
Бәрәңгене утыртканда, һәр чокырга 3 данә фасоль борчагын да салып калдырыгыз. Шул рәвешле, бәрәңге яныннан чыбыкчаны гына куып калмыйча, туфракны азотка да баетырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев