Яшел Үзәннең 7нче балалар бакчасы янында “Якты бул! Күренеп тор!” исеме астында флэшмоб булып, анда 100 бала катнашты.
Чара башында педагоглар балаларга юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Ә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамиль Идиятуллин караңгы вакытта уткайтаргыч элементлар тагып йөрергә кирәклеген аңлатты. Катнашучыларның төп атрибуты уткайтаргыч аксессуарлар булды. Флэшмоб истә калырлык якты узды.
Чараның максаты – балалар арасында юл травматизмын кисәтү һәм киң җәмәгатьчелекне киемдә уткайтаргыч элементлар йөртүгә җәлеп итү.
Нет комментариев