Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2022 елда кесәләребездә чагылачак ике яңа закон

Илебездә һәр ел яңа законнар һәм гамәлдәгесенә төзәтмәләр үз көченә керүдән башлана.

2022 елда эшли башлаячак һәм гражданнарның финанс торышына тискәре йогынты ясаячак законнардагы ике үзгәрешне карап үтик.

Акцизлар арта – товарлар кыйммәтләнә
1 гыйнвардан ук этил спиртына һәм спиртлы продукциягә, шәраб өчен виноградка, шәраб материалларына, сидрага, пуаре, шампан шәрабына, этил спирты 0,5 проценттан артыграк булган сырага акциз ставкасы арта.
Димәк, алкоголь эчемлекләре кыйммәтләнә.
Моннан тыш, акциз арту сәбәпле, тәмәке продукциясенә бәяләр күтәреләчәк.
Шул ук сәбәп аркасында двигателе 90 литр егәрлектә булган җиңел автомобильләр, мотоцикллар, бензин, дизель ягулыгы һәм мотор мае кыйммәтләнә.

Россиядә кертемнәр буенча процентларга салым салу законы эшли башлый
2022 елда кешеләргә беренче тапкыр 2021 ел счетларында булган кертемнәр һәм калдыклар буенча салым түләргә туры киләчәк.
Моны 2022 елның 1 декабренә кадәр эшләргә кирәк була.
Декларацияләрдә бу керемнәрне күрсәтергә кирәкми.
Салым хезмәте, банклар биргән мәгълүматлар нигезендә, ел ахырында салым суммасын үзе исәпләп, физик затларга хәбәр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев