Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

10 гимназиядә якташыбызны искә алып

Февраль бөек мәгърифәтче,галим  Каюм Насыйрины искә алу ае.

Туган авылы Кече Шырданда якташлары хөрмәтенә матур чаралар үткәрү традициягә кереп бара. Шулай ук шәһәребезнең 10нчы гимназиясендә ел да зурлап Каюм Насыйри исемендәге конференция уза. 

Быел 17нче тапкыр үткәрелүче «Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйм­мәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дип аталган яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе март аенда узды. КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп абый Миңнегулов, быел әллә үткәрмиләр инде дип, борчыла да башлаган хәтта. Ул әлеге конференциянең көтеп алынган кунагы һәм ел да яшьләрнең фәнни хезмәтенә үз бәясен бирә. 
– Тәмам саргая башлаган идем инде, ник чакыр­мыйлар икән дип, күңел көтә бит. Быел катнашучылар саны тагын да күбрәк, конференциянең дәрәҗәсе елдан-ел арта. Каюм Насыйри киңкырлы шәхес, китапларына еш мөрәҗәгать итәм һәм аның белән теләсә нинди темага әңгәмә корырга мөмкин. Сер түгел, соңгы ике елда милләтебез авыр хәлдә калды. Телебезгә, милли мәгарифебезгә һөҗүм башланды. Һәм без бу вәзгыятьтән чыгарга тиеш, – дип фикерләре белән уртаклашты академик.
Профессор, һәрчак укуларны югары дәрәҗәдә оештыру өчен янып-көеп йөргән Миләүшә Нәҗметдиновага китапларын бүләк итте. Фикердәшләре белән гади генә чараны халыкара дәрәҗәгә күтәрә алган якташыбыз, әлбәттә, мактауга лаеклы. Өч ел элек конференция халыкара дәрәҗә статусын алган иде, катнашучы яшьләр саны да артканнан арта бара. Быел да милләтебез язмышына битараф булмаган укучылар, яшьләр, галимнәр, педагоглар килгән иде. Беренче турга 492 фәнни эш кабул ителгән булса, 309дан артыгы, икенче турга үтте. Татар моңы, җырлары белән үрелеп барган тантанадан соң, укучылар секцияләргә бүленеп эшләде. Ерак араларны якын итеп килгән милләттәшләр чәй табыны янында да озак гәпләшеп, фикер алышты. Нәкъ менә шундый конференцияләр татар халкын берләштерә һәм тагын да бер-берсенә якынайта. 10нчы гимназиядә сәләтле яшьләрне барлау, рухи кыйммәтлелеккә, туган телгә, милли-мәдәният традицияләренә җәлеп итү максатыннан узган чараның гомере озын булыр, дигән өмет тә, ышыныч та зур.

Чарадан фоторепортаж  http://yashel-uzan.ru/photo/10-gimnaziyad-kayum-nasyyri-isemendge-konferentsiya

Илсөя Завилейская фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев