03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 944 чакыру кабул итеп алган
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 944 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 576сы – шәһәрдән, 368е районнан булган. 3

45 кешене госпитализация­ләгәннәр: 243е – шәһәрдән, 102се – районнан.


Ленин урамының 1а йортында билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 42 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.


Энергетическая урамында муенын эт тешләгән 48 яшьлек исерек иргә, Комсомольская урамында аркасын эт тешләгән 4 яшьлек балага медиклар ярдәм күрсәткән. Аларны травматология бүлегенә китергәннәр.


Пляжная урамында 2 метр биеклектәге түбәдән егылып төшеп, баш миен җәрәхәтләгән, умыртка сөяген сындырган 54 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.


Нет комментариев