Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үз күңелеңне үзең күрмәсәң

Элек кышын җигүле атка утырып, авыл урамнарын әйләнү гайре табигый хәл иде. Бәйрәмнәрдә бизәлгән атлар урамның күрке булды һәм бала-чага гына түгел, ә олысы да чанага төялеп, урам җилдерергә яратты. Эх, бар иде шул рәхәт чаклар, яшь чаклар...

Олы Яке мәдәният йортының «Өммегөлсем» ансамбле кызлары яшьлекләренә кайтып, хыялларын томышка ашырган. Фәрит абый Таҗиев үзенең дусты – атын бизәп, авылдашларын урам әйләндергән.

 

– Иң матур җырларыбызны башкарып, үткәннәргә кайткандай булдык. Әлбәттә инде, мөмкинлектән файдаланып, истәлеккә дип, фотога да төштек. Вакыт табып, гозеребезне тыңлаган авылдашыбызга рәхмәт. Ат иярләгән ир-егетләр курку белмәс, түзем, тырыш, эшчән дип авыз тутырып әйтә алабыз. Һәм безнең Фәрит абый да нәкъ шундыйлардан, – дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

 

Тынгысыз олы якелеләр бәйрәм көннәрен менә шулай үзенчәлекле итеп уздырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев