Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Уразлы авылының атамасы нинди мәгънәгә ия булганын беләсезме

Һәр кеше бары тик туган илендә генә бәхетле була ала, дип әйткән борынгылар.

Туган якның саф һавасы да, челтерәп аккан чишмәләре дә, хәтфә болыннары да җанга сихәт бирә.

Туган авылым Уразлының да атамасы тирән мәгънәгә ия. «Ураз» сүзе бәхет дигәнне аңлата. Уразлы авылында яшәгән кешеләр чыннан да бәхетле. Тирә-ягын куе урманнар, киң болыннар, җиләкле аланнар уратып алган җирдә бәхетсез кеше яши алыр идеме?
Уразлы авылының килеп чыгышы турында шундый риваять тә бар. Бу урында элек бик бай һәм гадел хөкемдар яшәгән. Юлбасарлар аңа һөҗүм иткәч, ул бөтен байлыгын идән ярыгына төшереп җибәргән. Менә шул гадел хөкемдар хөрмәтенә авыл Уразай дип аталган. Соңрак кыскартылып, Ураз­лы дип йөртелә башлаган. Тарихи чыганаклар буенча авылга XVII гасырда нигез салынган. Уразлының күпчелек өлешен гади эшчеләр тәшкил иткән. 1823 елда яңа мәчет төзелгән. XX гасыр башында мәктәп, 3 җил тегермәне, 3 кибет эшләгән. Авыл көннән-көн үскән. 1926 елда халык саны 927 кешегә җиткән. Бу елларда авыл халкы яшелчәчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән.

Туган авылымның тарихын торгызу һәм барлау максатыннан, августның бер ямьле көнендә тарихи бәйрәм уздырылды. Уразлының үткәне һәм киләчәгенә битараф булмаган авылдашларым җыелды. Мәртәбәле кунак­лар да бәйрәмгә ямь өстәде. Шушында гомер иткән, тылда хезмәт куйган Мәрьям Заһидуллинаның кызы, диктор Лия ханым Заһидуллина, Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова, тамырлары Уразлыдан булган тарих фәннәре кандидаты Гөлшат ханым Мос­тафина да бар иде.

Бәйрәм азан тавышы белән башланды. Аннары иске мәктәп бинасы урынында музей ачылу тантанасы булды. Соңрак мәрхүм булган дин әһелләре рухына багышлап, корбан чалынды. Музей ачылышы күңелебездә әйтеп бетермәслек горурлык өстәде. Рухи байлык, гасырлардан-гасырларга, әби-бабайлардан килеп җиткән хәзинә, көнкүреш әйберләре – барысы да музейда тупланды. Бу борынгы гасырлардан килгән изге бина – муллалар йорты булган, 1935 елдан мәктәп вазифасын башкарган, 1995 елдан мәдәният йорты булып хезмәт иткән. Бәйрәм тантанасы мәдәният йортында дәвам итте. Тарихчы Гөлшат ханым авылыбыз, мәчетләр тарихы турында бик күп мәгъ­лүмат бирде. Очрашуыбыз мәчеттә корбан мәҗлесе белән тәмамланды.


Үткәнен белмәгәннең –киләчәге юк, диләр. Гасырдан артык тарихы булган әлеге бинада музей ачу фикерен авыл өчен янып-көеп торган Айдар абый Ибраһимов тәкъдим итте. Аның бу идеясен авылдашларым хуплады. Ир- атлар тирә-ягын чүп-чардан арындырса, хатын-кызлар эчке ягын тәртипкә китерде. Шундый тырыш, олы җанлы, бердәм, зирәк авылдашларым булуы белән горурланам.

Алсу Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев