Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танаеннан шалтыратуым, кызлар

Эчем пошканга шалтыратуым.

Бездә почтальон булып, Раушания Вафина эшли. Газета-журналлар вакытында килә. Пенсия өләшәсе көнне ире белән оныклары да булыша. Бөтен урамыбыз гөр килеп тора. Менә шушындый тырыш, булган хезмәткәр өстеннән «жалоба» язарга кайсысының гына башына килде икән?!

Шушындый аз хезмәт хакына эшли бит алар. Хезмәтләре һич кенә дә җиңел түгел, зарланасы урынга, мактарга гына кирәк. Күп җирләрдә почта бүлекләре ябылды, чөнки бу акчага эшләргә теләүче юк. Рау­шания китсә, бу урынга кем килер? Ходайдан да курыкмый инде кайберәүләр. Тырнак астыннан кер эзләп утырганчы, дөньяларыбыз тыныч булсын иде, дип телик, догада булыйк.

Мин, кызым, Ленин урамында яшәүчеләр исеменнән сөйләдем. Язып чыгарыгыз, зинһар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев