Татар Танае авылында допингка каршы чара узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылында допингка каршы чара узды

Бүген спорт дөньясында иң җитди проблемаларның берсе — допинг куллану.

Допинг нишләп куркыныч? Инглизчә «dope» сүзе «наркотик бирү» дигәнне аңлата. Ул организмның физик һәм нерв эшчәнлеген вакытлыча гына стимуллаштыра. Салам тутырылган капчык сыман, организмны эчтән какшата. Допинг — ул олимпия идеалларына каршы бару һәм көндәшләрне алдау дигән сүз.

Йогынтысы аеруча балалар һәм яшүсмерләр спортында куркыныч. Яшьләр күп очракта спорт казанышлары өчен түгел, ә тышкы кыяфәтне матурлау, мускуллар үстерү өчен үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куя.

Спортның төп асылы — үз көчеңә ышану һәм намуслы җиңү! Киләчәгебез сәламәт булсын өчен, мондый профилактика чараларын ешрак үткәрү бик мөһим.

Татар Танае авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.


Нет комментариев