Яңгырлы көннәрдә өйдән чыгасы, хәтта кибеткә ипигә дә барасы килми... Тәрәзә артында көзге суык яңгыр яуганда, өйне җылылык һәм хуш исләр белән тутырасы килә. Күптән өй икмәге пешергәнем юк иде, бүген шуңа алындым.
Камырны үз кулларым белән, яратып басам: 1 литр суга бер чәй кашыгы тоз, 50 грамм чүпрә һәм арыш оны кушып, башта опара ясыйм. Аннан соң ак он кушып, азрак сыек май кушып җибәреп, камыр басарга керешәм. Камырым кабарып менгәч, ипи савытларына салып, тагын бер кат кабартам. Өемә хуш исләр таратып, 180 градуслы мичтә 45 минут эчендә кетердәп торган, искиткеч тәмле икмәкләрем пешеп тә чыга.
Нәсыйхәтем: Су урынына кыяр маринады салсагыз да ипи бик үзенчәлекле була. Аңа тагын чикләвек, кабак яисә көнбагыш төшләре кушсаң — бөтенләй телне йотарлык тәмле булачак!
Икмәкләрем табын күрке булды, Әлхәмдүлилләһ. Ходаем тынычлык белән ашарга язсын, Ярабби!
Норлат авылыннан Лилия Сибгатуллина
Нет комментариев