Русча боярышник була. Камыр агачы, дүләнә дип тә атыйлар. Безнең якларда камырлык диләр. Кечкенә чакта ашый идек. Ул аеруча йөрәк-кан тамырлары системасы өчен файдалы.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Балачактан таныш булган бу җимешне күпләребез авылда җыеп, ашап үскәндер. Кайберәүләр аны төрле исемнәр белән атап йөртә, ә безнең язмада ул гади генә боярышник булып калсын.
Халык медицинасында боярышникны аеруча йөрәк-кан тамырлары системасы өчен файдалы үсемлек буларак телгә алалар. Аны куллану кан басымын һәм кан әйләнешен җайга салуга, организмга антиоксидантлар белән ярдәм итүгә бәйләп карала.
Көз җиткәч, кызыл төстәге җимешләре ерактан ук күзгә ташлана. Балачак хатирәләрен дә искә төшерә әле ул…
Ә сез боярышникны татарча ничек атыйсыз? Татарча дөрес исемен белүче бармы? Комментарийларда языгыз әле, кызык бит!
Нет комментариев