Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае

Килешәсездер, чын, милли, ихлас Сабантуй ул авыл җирлекләрендә уза.

Аннан ниндидер җылылык бөркелә һәм бәйрәм узгач та, якты хатирәләр белән рухланып йөрисең, чөнки күптән күрешмәгән якташлар, сабакташлар белән очрашу күңелгә әйтеп-аңлатып бирә алмаслык рәхәтлек бирә. Шөкер, быел да Сабантуй, Авыл бәйрәмнәре районда гөрләп узды. Оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк.

Татар Танае авылының матур табигать кочагы – Гөбенә елгасы буенда Авыл көне гөрләде. Көннең үзгәреп, яңгыр явам дип куркытып торуына карамастан, бәйрәм бик матур, оешкан төстә узды.
Бәйрәм ат чабышы белән башланды. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Бертуктаусыз музыка яңгырады, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде, аркан тартышу һәм тагын бик күп татар халык уеннары уйналды. Олыраклар капчык белән сугышты, аркан тартты. Бер төркем балалар чүлмәк ватучыга көч биреп торды. Кемдер катыктан акча эзләде. Мәйдан уртасында батырлар көч сынашты. Бөтен җирдә уен-көлке, шаяру, дисеңме! Кыскасы, бу искиткеч чара барыбызның да күңелендә матур хәтирәләр булып, озак сакланыр.
Бәйрәмнең төп өлеше – милли көрәш. Баш батыр булып, Мамадыш-Әкил егете Ильназ Минһаҗев, ә яшьләр арасында Татар Танае егете Адель Гадиев калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X