Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Осиновода үзәк чыршыны Кыш Бабайлар һәм Кар кызлары парады ачты

Узган шимбәдә бистәдә тантаналы төстә төп чыршы ачылды.

Яңа универсаль спорт залы янындагы мәйданга осиноволылар балалары, дуслары, кайберләре тулы гаиләләре белән җыелды. Барысы бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр.

Бәйрәмнең кульминациясе Кыш Бабай һәм Кар кызлары парады булды. Осиново җирлегенең балалар бакчалары, мәктәпләре, оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре Яңа елның төп кунаклары ролендә чыгыш ясадылар. Тамашачыларга бу шулкадәр ошады ки, оештыручылар мондый парадны ел саен ясарга уйлый.

Бәйрәмдә финал ноктасын яңа ел салюты куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев