Үткән ял көннәре авылыбыз өчен җаваплы һәм мәшәкатьле булды — сайлаулар узды. Әмма шуңа да карамастан, изге эшләребез бер минутка да туктамады.
19 сентябрьдә, шимбә көнне, Олы Шырдан авылы активистлары зиратта көзге өмәгә җыелды. Бу изге эшкә Батталов Илдар Илдус улы да үз тракторы белән ярдәмгә чыкты.
Зират — һәрберебез өчен кадерле һәм изге урын. Мәрхүмнәребезнең рухына хөрмәт күрсәтү, туганнарыбыз җирләнгән урынны чиста һәм тәртиптә тоту — барыбызның да уртак бурычы.
Өмәгә чыгып, бу изге эшкә үз өлешен керткән һәр авылдашыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!
Раббыбыз кылган изге гамәлләрегезне кабул итсен, гаиләләрегезгә иминлек, саулык-сәламәтлек һәм бәрәкәт насыйп итсен. Бердәмлегегез һәм ярдәмчел булуыгыз өчен зур рәхмәт!
Олы Шырдан авылы Вк төркеме
Нет комментариев