Алтын көз — табигатьнең иң матур чагы. Тирә-як сары, кызыл, алтын төсләргә күмелә, бакчаларда яшелчә, җиләк-җимешләр өлгерә. Ә алардан нинди матур һәм үзенчәлекле әйберләр ясап булуын һәркем дә уйлап бетерми.
Көз Татар Танае мәдәният йортын да читләтеп узмады. Мәдәният йорты фойесында «Көз бүләкләре» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Күргәзмәдә көзнең барлык төсләре һәм байлыгы урын алган: яшелчәләр, җиләк-җимешләр, яшел тәмләткечләр һәм чәчәкләрдән ясалган матур композицияләр куелган.
Иҗади катнашучылар гади генә көзге нигъмәтләрдән үзенчәлекле һәм кызыклы кул эшләре әзерләгән. Һәр композициядә фантазия, тырышлык һәм көзге матурлыкны күрә белү чагыла.
- Күргәзмәгә килгән кунаклар көзнең искиткеч төсләрен, табигатьнең муллыгын һәм авылдашларыбызның иҗади эшләрен тамаша кылып, күтәренке кәеф ала, – дип яза Татар Танае авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.
Көзнең һәр бүләгендә — матурлык, һәр хезмәттә — күңел җылысы!
Нет комментариев